Спортинг- компакт ярышлары буенча Татарстан Республикасы Кубогының 10 нчы этабы

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

2024 нче елның 8 нче декабрь көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Актүбә бистәсеннән, Казан,  Алабуга, Волжск шәһәрләреннән, Удмуртия, Мари Иле һәм Чувашия республикаларыннан килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш  барлыгы 3 категориядә үтте:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

            Спортинг - компакт ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 10 нчы этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә:   

        1 урын – Теплый Николай (Казан шәһәре)

        2 урын – Садыков Салават (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

        3 урын – Шиһапов Илгиз (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

 

 “В” категориясендә:

1 урын – Прохоров Спартак (Чебоксар шәһәре)

2 урын – Иванов Игорь (Казан шәһәре)

3 урын – Абдуллин  Сәрим (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

 “С” категориясендә:

1 урын – Сергеев Сергей (Казан шәһәре)

2 урын – Мясников Сергей  (Можга шәһәре)

3 урын – Рысов Владислав (Ижевск шәһәре)

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International