04 нче декабрь көнне Сабабаш авыл клубында инвалидлар көненә багышланган «Алар безнең кебек түгел»дигән тематик программа узды. Ләкин ул бәйрәм буларак түгел, ә, киресенчә, безнең арада һәркем кебек түгел, аерым кешеләр яшәвен искә төшерү буларак билгеләп үтелә. Без мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата түземле, игътибарлы булырга тиешбез. Алып баручы балаларга бу бәйрәмнең тарихы, үз авыруларына карамастан, тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышта үзләрен ничек тә булса күрсәтер өчен үстерергә тырышкан күп кенә талантлары турында сөйләде. Бу чарага сәламәтлеге чикләнгән авылдашларыбыз да чакырылган иде. Нияз өстәл теннисы белән шөгыльләнә, ул үзенең казанышлары, җиңүләре турында сөйләде. Чара ахырында Сабабаш авыл клубы хезмәткәрләре аларга бүләкләр тапшырды.