«Яхшылык бүләк ит» акциясе

2024 елның 6 декабре, җомга

         4 нче декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Яхшылык бүләк ит» акциясе кысаларында, Инвалидлар декадасы уңаеннан, Лесхоз картлар йортында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены уздырдылар. Викториналар, кроссвордлар, ребуслар күңел ачарга гына түгел, ә эрудициялелегеңне арттырырга, ниндидер яңа нәрсәләр белергә мөмкинлек бирә. Уен дәвамында өлкәннәр һәм инвалидлар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр: кайбер сораулар җиңел бирелде, кайберләре уйланырга мәҗбүр итте.                                                                                             

        Һәр катнашучы билгеле бер өлкәдә үзенең осталыгын күрсәтте, һәм шуңа күрә, уен югары кызыксыну һәм мавыгу атмосферасында узды. Җитди кәеф булуга карамастан, чара җылы, күңелле шартларда узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International