Бүген 5 декабрь волонтерлар көне билгеләп үтелә. Түбән Шытсу авыл җирлегендә әлеге юнәлеш буенча җаны-тәне белән янып, эшләп йөрүчеләребез бар. Югары Шытсу авылыннан Мөхетдинова Сария апаны аеруча билгеләп үтәсебез килә. Махсус хәрби операция башланганнан соң ул солдатларга ярдәм итү эшенә алынды. Бик күп күләмдә җылы йон носкилар, урын җир кирәк яраклары, мендәрләр, эчке киемнәр текте һәм бүгенге көндә дә дәвам итә. Әзер материалларны район штабына тормыш иптәше белән алып менеп тапшырып тора. Сария апага сәламәтлек, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз!