29 ноябрь көнне Туктар авылы клубы мөдире Лесхоз мәдәният йорты, Сабабаш авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр белән берлектә, Әниләр көненә багышланган "Әниемнең җылы кочагы" исемле концерт оештырды. Бу күңелне нечкәртерлек һәм күркәм чара бик күп кешеләрне әниләренә мәхәббәтләрен һәм рәхмәтләрен белдерү өчен берләштерде. Күңелгә хуш килгән җырларны, күңелгә үтеп керә торган шигырь юлларын үзешчәннәр тамашачыларга гаҗәеп җылы һәм ихлас күңелдән җиткерә алдылар. Бу кичнең һәр чыгышы эчкерсезлек һәм җылылык белән тулы иде. Һәр чыгыштан соң көчле алкышлар тынмады.