1 декабрь көнне Керәнне авылы клубында Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә “Нәсел җебе шәҗәрә” дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәме оештырылды. Керәнне авылында зур, күркәм, тату нәселләр шактый.Бүгенге бәйрәмгә Низаметдин бабай дәвамчылары җыелды. Низаметдинның 8 баласының оныклары, оныкларының балалары, оныкчыклары үз нәсел тамырларын барладылар, нәсел агачын төзеделәр, әби бабайларыннан калган истәлекләр, гаилә ядкәрләре белән уртаклаштылар.
Сәхнәдә әлеге нәселнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган чыгышлар, матур җырлар, тальян, гармун, курай моңнарына үрелеп барды. 6 сәгатькә сузылган очрашу бер мизгел эчендә үтеп китте. Елатты да, уйландырды да, сөендерде дә, сокландырды да Низаметдин бабай дәвамчылары. Әлеге кичәдә катнашкан һәрем рухи азык туплап, тирән хисләр алып кайтып китте.