1 декабрь көнне Мичән авыл жирлегенә кергән Яңа Мичән авылы зыяратында чираттагы җыештыру өмәсе булды. Бу өмәгә халык көченнән килгәнчә эш кораллары белән зыяратны тәртипкә салырга җыелдылар. Алар чергән агачларны турап, ботакларын яндыру белән шөгыльләнделәр. Өмәгә килгән кешеләргә Авыл җирлеге исеменнән зур рәхмәт җиткерелде.