Әдәби-музыуаль концерт

2024 елның 30 ноябре, шимбә

26 нчы ноябрь көнне Килдебәк мәдәният йортында Килдебәк урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан Әниләр көненә багышланган «Ак чәчәкләр бүләк итүче, йөрәкләрне әсир итүче» дип исемләнгән концерт программасы булып үтте.  Концерт әниләргә багышланган шигырьләрдән, матур җырлардан, дәртле биюләрдән торды. Тамашага килгән әти-әниләр, кунаклар күңеленә әлеге чара соклану һәм сөенү хисләре бүләк итте.

Әлеге күркәм концертны оештырган мәктәбебез коллективына һәм укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International