29 ноябрь көнне Иске Мичән мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!» дигән концерт үтте . Сәхнәдә Сабадан килгән “Нәүрүз” фольклор коллективы чыгыш ясады. Аларның иҗаты күңелләргә үтеп керерлек шигырьләр һәм матур җырлар, гармун моңнары, уен кораллары ансамбльләре белән сугарылган иде, бу исә беркемне дә битараф калдырмады. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. та әниләрне котлады, СВО да хезмәт итүчу егетләребез туган нигезләренә исән-имин кайтсалар иде дигән теләкләр җиткерде. Әниләр өчен гармунда уйнап җыр башкарды. Чара бик җанлы, җылы, чәй табыны артында тәмамланды. Әниләр барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга хис-кичерешләр һәм игелек белән тулган матур кичә өчен рәхмәт белдерделәр.