Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ял сәгатьләре.

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәрелеп бара. Үзәктә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәсенең уку залында язучылар иҗатына,Шәмәрдән тарихына  багышланган әдәби сәгатьләр, мәдәният  йортында концертлар уздырыла. Ял итүчеләр китапханә хезмәткәрләренең язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында чыгышларын тыңлыйлар, аларның әсәрләре белән танышалар, кайбер әсәрләре турында фикер алышалар. Ял итүчеләр кызыклы һәм файдалы мәгълүмат туплап кайталар. Аеруча кызыксыну белән Шәмәрдән тарихын өйрәнәләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре концерты моңлы җырлар, дәртле биюләр,  матур шигырьләр белән үрелеп бара. Социаль хезмәт алучы өлкәннәребез яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International