Бүген 2024 елның 19 ноябрендә Саба муниципаль районының спорт ветераннары советы эше белән танышу максатыннан ТР спорт ветераннары Саба районына килделәр. Алар арасында дәрәҗәле кунаклар бар иде: Рапирада фехтование буенча СССР командасы составында 1976 елгы Олимпия чемпионы, 1980 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры Наилә Фәйзрахман кызы Гыйләҗева, һәм Совет ишкәкчесе, Россия спорт функционеры Александр Васильевич Плюшкин. 1976 елгы Җәйге Олимпия уеннарында катнашучы, 1974 һәм 1975 елгы дөнья чемпионатының ике тапкыр көмеш призеры, 1973 елгы Европа чемпионы. Россиянең атказанган спорт мастеры. «Саба-Арена»спорт мәктәбе муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесендә булу - Инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча укыту-тренировка дәресләрен карау - Балалар бакчалары арасында фехтование буенча укыту-тренировка дәресләрен карау - Район ветераннары арасында шахмат һәм шашка турнирына бару - Саба муниципаль районы спорт ветераннары белән очрашу