Өстәл теннисы буенча «Россия-Кытай» форумы

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Бер эчендә өчәү. «Россия-Кытай» форумы шулай узды. Безнең Сабалылар республика турнирын уйнап кына калмадылар, оештыручылардан татлы буләкләр алдылар, дипломатларның уеннарын күрделәр, моны куреп шаккаттылар: өстәл теннисы бөтен яшкә буйсындырылган дип гаҗәпләнделәр. “Кичке лига” кысаларында ике держава дипломатлары уйнады. Һәм әлбәттә, безнең перспективалар Раян Йосыпов, Альфис Вәлиуллин, Сафира Фәйзетдинова, Илзирә Латыйпова, Әмирә Яппарова, Залия Гайнуллина Кытайнын төп уенчылары белән уйнаудан ләззәт алдылар. Әлбәттә инде, Россия Милли спорт җыелмасының баш тренеры-Давид Саркисянның киңәшеннән башка да булмады. Өстәл теннисы бүлегенең «Саба-Арена» спорт мәктәбе» форумы әнә шулай билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International