Агач эшләнмәләр буяу буенча мастер класс

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Агач буяу- күп гасырлык тарихы булган декоратив һәм гамәли сәнгать. Кешеләр агач эшләнмәләрен бизәүнең күп ысулларын уйлап тапканнар. Аларның кайберләре, әйтик, уеп ясау, буяу чын сәнгатькә әверелгән һәм гасырлар дәвамында үстерелгән. Бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән. Бүген агач - җиһаз җитештерү, савыт-саба, уенчыклар, музыка кораллары ясау өлкәсендә киң кулланыла.
5 нче ноябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музей хезмәткәрләре Эзмә урта мәктәбенең 6 Б сыйныф укучылары өчен агач эшләнмәләре буяу буенча мастер класс үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International