4 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «СССР да үскән балалар без...» ретро-тамаша узды. Кичәдә Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, Шәмәрдән авыл модель китапханәсе хезмәткәрләре, Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире А.Б.Гаврилова катнаштылар. Кичә программасында 70-80 еллар җырлары, дәртле биюләр, көлкеле күренешләр, «Әйдәгез, искә төшерик» уеннары яңгырады. Кич буе сезне яшьлеккә кайтарган баян, гармун көйләре яңгырады. Чара азагында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Акварель» халык бию төркеме «Халыклар дуслыгы» биюе белән чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы А.К. Вәлиев рәхмәт сүзе белән чыгыш ясады.