Инсульт белән көрәш атналыгы.

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

Инсульт-баш миенең кинәт кан әйләнеше бозылуы, баш миенең берәр кан тамырының ябылуы яки ярылуы. Кан тамырлары томаланганда ишемик инсульт, өзелгәндә геморрагик инсульт барлыкка килә. Аны олы халыкта баш миенең иң киң таралган авыруы дип санау кабул ителгән. Өстәвенә, яшь үсү белән инсульт барлыкка килү куркынычы сизелерлек арта. Статистика буенча, яшәгән иленә карап, елына инсульт белән халыкның 0,1 — 0,4% ы зарарлана. Инсульт кешенең инвалидлык сәбәпләре арасында лидер булып тора һәм халыкның үлем сәбәпләре арасында 3 нче урында тора.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International