"Игенче" ҖЧҖ хезмәткәрләренең Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне белән котлавы

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

    25 нче октябрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә   Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне   белән котладылар.

    Җаваплылыгы чикләнгән ”Игенче” жәмгыятендә  Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне унаеннан азык-төлек җыелмасы салынган пакетлар бирелде.

    Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре-үз җирләрен яратучы, авыр физик хезмәттән курыкмаучы, үз эшләренә көч һәм хезмәтләрен салучы үзенчәлекле кешеләр.

    Авыл кешесе хезмәтенэ кадер-хөрмәт күрсәтү бу бәйрәмне дәрәжәле итә.Шушы  матур, якты бәйрәм белән кайнар котлыйбыз.Бәхет , ныклы сәламәтлек, кутәренке рух hәм яна хезмәт җиңүләре телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International