Шәмәрдән район больницасында Шәмәрдән мәктәбенең урта сыйныф укучылары акушер-гинеколог Шәрипова Гөлсинә Азат кызы һәм табиб психолог Обдирщикова Лариса Наилевна белән "Иң мөһиме, хатын-кызлар турында" дигән әңгәмә оештырды.
Очрашуның максаты - яшүсмерләр сәламәтлеге белән бәйле мөһим сораулар турында сөйләшү. Табиблар кызлар тәненең физиологик үзенчәлекләре, шулай ук даими медицина тикшерүләре һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеге турында лекция укыдылар.
Бу очрашу кызларга сәламәтлеге турында файдалы мәгълүмат алырга һәм үзләре турында кайгыртырга өйрәнергә булышты.