Туктар авылында тормыш итүче Ахярова Наилә Шәрифулла кызы 23 октябрь көнне үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле юбилярны Саба муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин һәм «Юлбат» җәмгыятенең Килдебәк бригадасы җитәкчесе Илназ Әхмәтҗанов котладылар. Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наилә Шәрифулла кызына Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның котлау хатын тапшырды.
Ахярова Наилә Шәрифулла кызы 1934 елның 23 октябрендә Саба районының Кызыл Мишә авылында туа. Шунда ук аның балачагы узган. Ә 1957 елда Наилә апа Туктар авылыннан Мехаматдин абыйга кияүгә чыга. Алар ире белән бергә ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы Наилә апа «Октябрь» колхозында эшли. Тормыш адәм баласын төрлечә сыный, һәм Ахяровлар гаиләсенә дә төрле авырлыклар аша үтәргә һәм уллары Миннегаянны югалту ачысын да кичерергә туры килә.
Хәзерге вакытта Мехаматдин абый Һәм Наилә апа балаларының, оныкларының яратуын, кайгыртуын, авылдашларының ихтирамын тоеп яшиләр. Мехаматдин абый белән Наилә апа 67 ел бергә яшәгән пар, аларның тормыш сөючәнлеге, бер-берсенә булган хөрмәте һәркемгә үрнәк булып тора.
Юбилярга һәм аның якыннарына бәхет, нык сәламәтлек телибез!