Лесхоз мәдәният йортында «Оста куллар " түгәрәге

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Көз-ул уңыш, җиләк бәлешләре һәм яшелчә салатлары чоры. Шуңа күрә без дә бүген 17 октябрьдә, «Оста куллар» клуб берләшмәсе әгъзалары белән бергәләп, файдалы яшелчәләрдән тәмле винегрет әзерләргә булдык. Башта катнашучылар салатның «Винегрет» атамасы тарихын белделәр. Салатлар-салкын ризыкка керә, аларны төрле продуктлардан әзерлиләр һәм еш кына яшелчәләр өстиләр. Салатларны ашау башында бирәләр. Чара тоташ позитив булды! Тәмле ризык кебек берни дә берләштерми. Әлеге ризыкны әзерләү һәркемдә бик күп уңай хис-кичерешләр тудырды. Дәрес азагында без зур аппетит белән үзебезнең әзерләнгән ризыкны күмәкләп ашадык. Ахырда бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International