Тимершык мәдәният йортында бөтендөнья икмәк көне

2024 елның 18 октябре, җомга

Тимершык мәдәният йортында китапханә белән берлектә бөтендөнья икмәк көненә багышланган "Икмәк - табын күрке" танып-белү программасы оештырылды. Чара барышында чәй эчеп утыручылар икмәкнең барлыкка килү тарихы, ипи белән бәйле йолалар һәм ышанулар белән таныштылар. Шулай ук икмәккә багышланган интеллектуаль биремнәр һәм конкурслар тәкъдим ителде! Чыннан да, икмәк - дөньяда иң кирәкле продуктларның берсе, аннан башка, мөгаен, безнең тормышыбызның бер генә көне дә үтми торгандыр. Гомер-гомергә икмәк тормыш, иминлек һәм муллык символы булган. Нәкъ менә икмәккә безнең өстәлдә иң әһәмиятле һәм хөрмәтле урын бирелгән. Чара азагында катнашучылар тәмле икмәктән авыз иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International