«Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

12 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Нократ Аланы укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар һәм аларны озатып йөрүче өлкәннәр беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннан соң квест узып, тылсымлы кыңгырау табып, "кыңгырау" музеена эләктеләр . Татлы чәй, беләзекләр һәм сәйләннән муенса ясау буенча мастер класс, тылсымлы кыңгырау турындагы мультфильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International