Туган як буенча кечкенә сәяхәт

2024 елның 11 октябре, җомга

Туган урамнар буйлап йөрүдән дә күңеллерәк нәрсә булырга мөмкин?

11 октябрь көнне кече Ватаныбыз белән танышуга багышланган атна кысаларында, Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасы балалары үзләренең туган бистәләре урамнары буйлап экскурсия ясадылар. Экскурсия вакытында балалар туган як темасына әңгәмә кордылар, һәм балалар бакчасы урнашкан урамның исемен һәм йорт номерын кабатладылар, юлда очраган социаль әһәмиятле объектларны атадылар, аларның билгеләнеше һәм кешеләр тормышындагы роле турында әйтеп киттеләр. Әлеге чара барышында балалар тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан Сугышы Геройлары һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар һәйкәлләре янында, район китапханәсе территориясендә урнашкан Г.Тукай исемендәге заманча паркта булдылар, яттан шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Экскурсия кызыклы һәм мавыктыргыч узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International