Беләсезме, табигатьтә булу стресс дәрәҗәсен киметеп кенә калмый, ә когнитив функцияләрне яхшыртуга да ярдәм итә. Саф һавада барлыгы 20 минут энергия дәрәҗәсен күтәрергә һәм кәефне яхшыртырга мөмкин.
1.Кәефне яхшырту.
2. Яхшы физик формада тору.
3. Буыннар һәм веналар өчен файда.
4. Хроник авырулар куркынычын киметү.
5. Иммунитетны ныгыту һәм йокы сыйфатын яхшырту.
Физик активлыкны юкка гына күп авырулардан тылсымлы дару дип атамыйлар. Әгәр сезнең спорт белән тулы канлы шөгыльләнергә вакытыгыз булмаса, кечкенәдән башлап җибәрегез – йөреп керегез. Сәламәтлеккә таба бер адым атлагыз, организм Сезгә рәхмәт әйтер.