2010 нчы елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

2024 нче елның 5 нче октябрь көнне Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында  2010 нчы елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге  булып узды.

5 октябрь – халыкара укытучылар көне булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан баскетбол ярышларын үткәрүдә булышлык күрсәткән  Биктимиров А.Г., Шакиров Ш.Х., Нагимов М.З., Шакиров Р.Ш.ка “Сабантуй”  спорт мәктәбе тарафыннан рәхмәт хаты тапшырылды.

Ярышта  барлыгы 8  команда көч сынашты:  Явлаштау, Саба гимназиясе, Шыңар, Сатыш,  Шәмәрдән, Тимершык  урта гомумбелем бирү мәктәпләре,  Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп – интернаты һәм Шекше төп гомумбелем бирү мәктәбе.

Командалар көчле әзерлек белән килгән  иде.  Авыр көрәш нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын –“Сабантуй” командасы, тренерлары Шакиров Ш.Х.

2 урын – “Гимназия” командасы, тренерлары Гафиятуллин Р.Р.

3 урын – Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп – интернаты, тренерлары Шакиров И.Р.

Ярышта катнашучылар һәм призлы урын алучылар  акчалата бүләк, грамота һәм кубок белән бүләкләнделәр. Барлык командаларны да уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, алга таба да җиңүләр теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International