2024 елның 25 октябрендә Байлар Сабасында гавами тыңлаулар булачак

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2024 елга контрольдәге субъектлар белән гавами фикер алышулар уздыруның план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:

Чараның исеме: "2024 елның 9 ае йомгаклары буенча хокук куллану практикасы һәм административ практика мәсьәләләре".

Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2024 елның 25 октябре 10.00 сәгатьтә

Чараны үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Саба муниципаль районы, Байлар Сабасы ш. т. п., г. Закиров ур., 52

Чараны үткәрү ысулы: киңәшмә

Чараның статусы: планлаштырылган

Чараның кыскача тасвирламасы: 2024 елның 9 ае йомгаклары буенча үткәрелгән контроль чаралар нәтиҗәләре буенча кыскача мәгълүмат, алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләре буенча контрольдәге субъектлар белән ачык фикер алышу.

Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамланганнан соң катнашучыларга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International