2 класс укучылары өчен Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган «Хайваннар дөньясында» танып белү сәгате

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

4 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз урта мәктәбенең 2 класс укучылары өчен Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган «Хайваннар дөньясында» танып белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар гаҗәеп, якты, төрле хайваннар дөньясы белән таныштылар. Балалар кызыксынып тематик сорауларга җавап бирделәр, койрык тасвирламасы буенча хайваннарны таныдылар, табышмакларны чиштеләр, үз йорт хайваннары турында сөйләделәр. Чара азагында барлык катнашучыларга табигатьне һәм хайваннарны саклауның мөһимлеген тагын бер кат искә төшерделәр: "Хайваннарны яратыгыз – алар безнең дуслар!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International