Лесхоз интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган концерт.

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

2 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бу олы яшьтәгеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү көнендә Лесхоз мәдәният йорты, китапханә һәм Сабабаш авыл мәдәният йорты үзешчәннәре чыгыш ясады. Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр безнең мәхәббәткә, кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ. Программа дәвамында социаль хезмәт алучылар Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Багманов Марат Мансур улыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Лилия Нургаян кызыннан, Казан шәһәре волонтерларыннан, директор Равилин Рөстәм Равил улыннан һ. б. чын күңелдән нык сәламәтлек һәм актив озын гомер теләүләрен, ышаныч, өмет теләүләрен ишеттеләр. Концерт программасы бай эчтәлекле булды, кунаклар шигырьләр, күңелгә үтеп керерлек җырлар тыңладылар. Бәйрәм бик күңелле һәм җылы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International