«Дисциплина һәм дәрескә өйрәтүнең уен алымнары»

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Саба муниципаль районының  "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче сәләтле балалар мәктәп — интернатын» да куренекле остаз   В.М.Букатов тарафыннан «Дисциплина һәм дәрескә өйрәтүнең уен алымнары» дигән семинар үткәрелде. Вячеслав Михайлович Букатов, педагогика фәннәре докторы, методист, театр педагогы, драмагерменевтика авторы. Укытучыларның квалификациясен күтәрү буенча укыту-уен стилен һәм регулятив программаларны әзерләүчеләрнең берсе.

            Атна дәвамында В.М.Букатов  социо - уен "дәрес режиссурасы" һәм драмогерменевтика турындагы тәҗрибәсе белән бүлеште. Укытучыларны  "Дуслык диктанты", «Очрашу урыны» һәм башка күп төрле уен алымнары   белән  таныштырды.

            Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.Педагогик осталыкның өч социологик-уен постулаты;

2. Дәрестә мизансценаларны алмаштыруның нәтиҗәсе;

3.Укучыларда үз фикереңне булдыру һәм  башкаларга җиткерә белергә өйрәтү, белем алуга омтылыш булдыру хакында.

            Иң элек, шундый мөһим семинарны оештырган өчен “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  сәләтле балалар  мәктәп - интернаты”  админстрациясенә рәхмәт белдерәсебез килә. Семинар бик мәгълүматлы һәм практик юнәлешле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International