"Диңгез бер тапкыр дулкынлана..."

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

26 сентябрьдә Бөтендөнья диңгез көне билгеләп үтелә, шул уңайдан 23 сентябрь көнне  Туктар авыл китапханәсендә "Диңгез бер тапкыр дулкынлана..." дип исемләнгән экологик чара уздырылды. Китапханәче балаларга диңгез һәм океаннарның безгә нәрсә белән файдалы булуы, диңгезне ничек  саклап калу һәм нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, диңгез тереклек ияләренең үзенчәлекләрен  атадылар. Диңгез төбенә чумарга һәм анда яшәүчеләр белән танышырга диңгезләр турында матур китаплар ярдәм итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International