Террорчылык безнең көннәрдә беренче иҗтимагый - сәяси проблемага әйләнде, чөнки аның масштаблары чын мәгънәсендә глобаль әһәмияткә ия. Россия террорчылыкка каршы көрәштә бөтен көчен куя. Россия һәм бөтен дөнья балалары, өлкәннәре террорчылыкка каршы көрәшеп кенә калмыйча, аның барлыкка килүен кисәтүнең мөһимрәк һәм нәтиҗәлерәк булуын белергә тиеш. Берләшеп кенә без террорчылыкка каршы тора алачакбыз. Саба сәнгать мәктәбе фойесында «Террорга каршы бергәләп» рәсем күргәзмәсе узды, анда сәнгать бүлеге балалары катнашты.