«Саба урманчылыгы»ның урман мастерлары

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

 Килдебәк урта мәктәбендә «Саба урманчылыгы»ның урман мастерлары Әхтәмҗанов Рамил Тимершәех улы һәм Шахтина Ирина Ивановна кунакта булдылар. Очрашуда алар кеше тормышында урманнарның әһәмияте, агач үстерү, аларны карау белән бәйле кыенлыклар турында сөйләделәр. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән әңгәмәдә урманнарга сакчыл мөнәсәбәт темасына зур игътибар бирделәр. Урманчы һөнәрләре белән дә таныштырдылар. Балалар игътибар белән тыңладылар,  сораулар бирделәр. Саба урманчылыгы хезмәткәрләре белән әңгәмәдән балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Бәлки, киләчәктә аларның берәрсе, Җир планетасын яшел килеш саклап калу өчен, үз гомерен урманга багышларга, урман хуҗалыгы эшчесе һөнәрен сайларга теләр дигән өметтә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International