13 сентябрьдә Шәмәрдән "Рост" лицее базасында Яшь армиячеләр слеты узды, анда Саба муниципаль районы яшь армиячеләре җыелды. Чара кысаларында эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм киләсе елга планнар билгеләнде. Хәрәкәт активистлары грамота һәм дипломнар белән бүләкләнде. Яшь армиячеләр сафына тантаналы рәвештә Шәмәрдән лицее укучылары кабул ителде.