10 нчы сентябрь көнне, Саба районы "Миңгәр" ял итү комплексында, "Гаилә коды:сәламәтлек турында" сессиясе башланды.

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

10 нчы сентябрь көнне, Саба районы  "Миңгәр" ял итү комплексында, "Гаилә коды:сәламәтлек турында"  сессиясе башланды.  Ачылышка район хакимияте башлыгы  Рәис Нургали улы Миңнеханов та килгән иде. Әлеге чара үзенә республикабызның төрле районнарыннан 28 гаиләне җыйды.  Сессия яшь гаиләләрнең физик һәм психик сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән.  Яшь гаиләләрне кызыклы очрашулар белән, алда тагын ике көн көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International