Саба районы "Сабалетта" җыелма командасы, " Әйдә шаяРТ" татар КВН лигасының 1/4 финалына үтте.

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Саба районы "Сабалетта" җыелма командасы, " Әйдә шаяРТ" татар КВН лигасының 1/8 лет финалына үтте.10 нчы сентябрь көнне  Казанның "Чулпан" мәдәният үзәгендә КВНның чираттагы финалы булып узды. Монда җиңүче исемен алыр өчен республикабызның 14 районы көч сынашты.  Фестивальдә катнашучы командаларны, татар КВН лигасы җитәкчесе Рамиль Агдеев, "ТНВ" телеканалы алып баручысы Айваз Садыров, Татарстанның ат казанган артисты, юморчы, танылган пародия күрсәтү остасы Данир Сабиров, блогер  Ләйлә Лерон, танылган җырчылар Ландыш Нигъмәтҗанов һәм Фәрит Таишевлар бәяләде. "Сабалетта"командасы үзенең кабатланмас чыгышы белән тамашачыларны әсир итеп, "Әйдә шаяРТ " КВН лигасының 1/4 финалына  чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International