5-8 класс укучылары өчен күрсәтмә геометрия дәресләре, олимпиада биремнәрен чишү буенча семинарлар

2024 елның 6 сентябре, җомга

Киләчәк һөнәрләре логик һәм математик яктан фикер йөртү, программалаштыру белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә мәктәп яшеннән балаларда математик фикер йөртү һәм белемнәрне практикада кулланырга өйрәтү мөһим.

Бу уку елыннан Казанның математика белем үзәге  Саба районының 5-8 класс укучылары өчен күрсәтмә геометрия дәресләре, олимпиада биремнәрен чишү буенча семинарлар үткәрәчәк.

6 сентябрь көнне әлеге Үзәкнең укытучылары ата-аналар өчен очрашу оештырачак. Үз балаларының сәләтләрен үстерергә теләгән һәркемне профессионалларны тыңларга чакырабыз. Математика белеме үзәге укытучылары белән очрашырга килегез!

Очрашу 6 сентябрьдә 17.30 сәгатьтә Сәләтле балалар мәктәбендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International