ҖЧ “Игенче” ҖЧҖ дә, популяр җырчылар Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар “Без авыл кешеләре” дигән җырга клип төшереп китте

2024 елның 30 августы, җомга

Тиздән ул социаль челтәрләрдә пәйдә булачак. Клипта тамашачы  авыл хуҗалыгы  хезмәткәрләренең көндәлек тормышын, ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә -терлекчелек һәм игенчелек , умартачылык тармагында эшләүче  хезмәткәрләребезнең көндәлек эш күренешләрен , шулай ук авыл хезмәтчәннәренең   яшәешен, тормыш итүен сокланып күзәтәчәкләр.

Клипта  Иләбәр авылындагы “Умырзая “ балалар бакчасы, Сабантуй мәйданы, чишмә, чаңгы юлы-  туган якның бөтен матурлыгы чагылдырылган.

 Балалар һәм әби- апаларның милли киемнәрдә чыгыш ясаулары, мул итеп милли ризыклардан әзерләнгән өстәлләр янында  мичтә пешкән кайнар  коймак ,  бәлеш ,   самавырда кайнаган тәмле чәй белән сыйлану -аеруча матур күренеш.

Түземсезлек белән клипның чыгуын көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International