Саба районыннан бер гаилә Татарстан Республикасы Рәисенең иң яхшы гаиләләрне кабул итү тантанасында булды

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

27 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү булды. Кабул итү Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырыла. Чара ел саен Татарстан дәүләт бәйрәме – Республика көне алдыннан үткәрелә.

Быел кабул итүдә Саба районыннан Вәлиуллиннар гаиләсе катнашты. Алар - 41 ел бергә яшиләр, гаилә гомер буе Саба районы Миңгәр авылында яшәгән Вәлиуллиннар нәселеннән. Альфрит Әюп улы күп еллар инженер булып хезмәт куеп, «Саба» җәмгыятенең «Тимершык» филиалында эшләп, быел лаеклы ялга чыккан. Әлфия Хатыйп кызы Мингәр авылында хат ташучы булып эшләгән, лаеклы ялда. Гаилә учагын саклап, ике ул һәм бер кыз үстергәннәр. Олы кызлары Альбина-кияүдә, ире белән Казанда яшиләр, ике бала үстерәләр. Уллары Ленар өйләнгән, хатыны белән ике кыз тәрбиялиләр. Ленар хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында. Кече уллары Альмир туган авылында шофер булып эшли.

Вәлиуллиннар - районыбызның күркәм иң үрнәк һәм хөрмәткә лаек гаиләләренең берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International