"Ил флагы - дан символы"

2024 елның 23 августы, җомга

Россия флагы көне - россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. 22 август көнне Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үз укучылары өчен "Ил флагы - дан символы" дигән патриотик сәгать үткәрделәр. Россия дәүләтчелегенең төп символларының берсе булып флаг тора. Бер генә дәүләт бәйрәме дә бу символдан башка үтми: аның белән торак йортларны һәм дәүләт учреждениеләрен бизиләр, әләмне тантаналы рәвештә демонстрацияләрдә күтәрәләр һәм митингларда ачалар. Балалар "Россия символлары" викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды. Анда Россия флагы, гимны һәм Ватаныбыз гербы турында әдәбият тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International