ДИСПАНСЕРИЗАЦИЯ

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

    ДИСПАНСЕРИЗАЦИЯ – бу халыкның сәламәтлеген саклауга, авыруларның үсешен кисәтүгә, кискенлекләр, хроник авырулар ешлыгын киметүгә, катлаулануларны, инвалидлыкны, үлемнәрне киметүгә һәм тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар системасы.

Шушы көннәрдә Башкарма комитет, Совет, Контроль-хисап палатасы, Милек һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы, Финанс – бюджет палатасы муниципаль хезмәткәрләре Казанда чираттагы процедураны – диспансеризация узды. Ул ел саен табиб-белгечләр тарафыннан лаборатор һәм функциональ тикшеренүләр ярдәмендә авырулар үсеше куркынычын билгеләү, булган авыруларны иртә ачыклау максатында үткәрелә.

Үз чиратыбызда, әлеге чараны узганда уңайлыклар тудырган өчен җитәкчелеккә рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International