Футболкаларга рәсем ясау буенча мастер-класс

2024 елның 18 августы, якшәмбе

15 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, футболкаларга рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Әлеге чарада катнашучылар үзләрен чын дизайнер итеп хис иттеләр һәм гадәти әйберне эксклюзив киемгә әйләндерделәр. Бүген гадәти булмаган рәсемле һәм язулы футболкалар бик популяр. Ә үз кулларың белән ясалган футболка, хуҗасының визит карточкасы яки истәлекле вакыйгага бик яхшы бүләк була ала. Моның өчен бер төстәге футболка, картон, кисточкалар, акрил буяулар, трафарет һәм бераз гына сабырлык кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International