Лесхоз мәдәният йортында «Җәяүле юлда» юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара.

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

14 август көнне Лесхоз мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Юлда – җәяүле» дигән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара булып узды. Аның максаты-укучыларның тормыш эшчәнлегендә куркынычсыз шартлар тудыру, балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү.

Балаларга шуны истә тотарга кирәк: аларның куркынычсызлыгы өлкәннәр кулында гына түгел, үз кулларында да. Дәрес барышында балалар " Сак бул!", "Юл билгеләре" дигән табышмакларга җавап бирделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча иллюстрацияләр, открыткалар карадылар. Балалар чарада бик теләп катнаштылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International