Шәмәрдән мәдәният йортында «Танец – язык души» мастер-классы узды. Мастер-класс барышында катнашучылар төрле бию стильләрен, хәрәкәт техникасын, музыкальлекне, экспрессивлыкны һәм импровизацияне өйрәнә алдылар. Җитәкче хәрәкәтне күрсәтте, башкару техникасын аңлатты, музыкальлекне һәм ритм хисен үстерергә ярдәм итте. Мастер-класста катнашу хәрәкәтләрнең координациясен, сыгылмалылыгын, көчен һәм чыдамлыгын яхшыртырга, шулай ук яңа бию алымнары һәм стильләре белән таныштырырга ярдәм итте. Әлеге чарадан балалар бик канәгать калдылар.