«Сәламәтлек серләре» атналыгы кысаларында Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасы тәрбиячеләре дару үсемлекләре көне үткәрделәр. Әлеге чараның максаты - балаларның дару үсемлекләре белән таныштыру, аларны көндәлек тормышта куллану күзаллауларын формалаштыру иде. Бу көн әңгәмәдән башланып китте, тәрбиячеләр балаларга файда китерә торган үсемлекләр (бака яфрагы, ромашка, тузганак, кычыткан, мәтрүшкә), аларны көндәлек тормышта куллану, җыю, саклау һәм куллану кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар шулай ук чын дару үсемлекләрен тотып һәм иснәп карый алдылар, табышмакларга җаваплар таптылар, дидактик уеннар уйнадылар, прогулка барышында безнең балалар бакчасы территориясендә үскән дару үсемлекләрен күзәттеләр. Балалар тере даруханәнең аяк астында диярлек булуын аңларга һәм истә калдырырга, шулай ук табигатьнең матурлыгын күрергә, үсемлекләрнең, чәчәкләрнең һәм үләннәрнең файдасын аңларга тиеш. Үз чиратында, тәрбиячеләр, балаларда табигатькә карата мәхәббәт һәм әйләнә-тирәдәге һәр нәрсәгә сакчыл караш тәрбияләргә тырышалар.