Спортинг- компакт ярышлары буенча Татарстан Республикасы Кубогының 7 нче этабы

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

2024 нче елның 04 август көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан, Әгерҗе шәһәрләреннән, Киров өлкәсеннән, Удмуртия республикасыннан килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш  барлыгы 3 категориядә үтте:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

     Спортинг - дуплет ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 7 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә:   

        1 урын – Теплый Николай (Казан шәһәре)

        2 урын – Шиһапов Илгиз (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

        3 урын – Мөбәрәкшина Айгөл (Әгерҗе шәһәре)

 “В” категориясендә:

1 урын – Мостафин Илдар (Алабуга шәһәре)

2 урын – Абдуллин  Сәрим (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

3 урын – Гарипова Алия (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

 “С” категориясендә:

1 урын – Рябов Максим (Ижау шәһәре)

2 урын – Кабачей Сергей (Киров шәһәре)

3 урын - Корепанов Станислав (Ижау шәһәре)

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International