Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе Көнбатыш Нил бизгәге белән авыру очракларын тикшерде, дип яза ТАСС.
Ведомство беренче авыручылар турында мәгълүмат белән кызыксына башлады. Гражданнарның яшәү һәм ял итү урынында черкиләрне тотканнар һәм өйрәнгәннәр.
Нәтиҗәдә вирус табылмады, дип белдерделәр Роспотребнадзорда. Авыручыларның йортларыннан өч чакрым диапазонда сулыклар черкиләрдән эшкәртелгән.