«Сабантуй» спорт мәктәбе спортчысы Салават Садыйков көмеш медаль яулады

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Липецк шәһәрендә стендка ату буенча «Россия Кубогының 6 нчы этабы» ярышлары тәмамланды. Ярышларның соңгы көннәрендә пьедесталның икенче баскычына Саба районы спортчысы Салават Садыйков күтәрелде. Квалификациядә ул  125 мишеньнең 118енә тидерде. Ярымфиналда 31-36 исәбе белән калышып,  1 урынны Курган өлкәсеннән килгән Роман Сенцовка бирде.

Салават Садыйков "Сабантуй" спорт мәктәбендә тренер Юрий Алексеев җитәкчелегендә шөгыльләнә. Спортчыны ярышларда уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International