Керәнне авылы ямьле табигать кочагында урнашса да, ишек алдында, капка төпләрендә гөл-чәчәкләр үстермәгән бер генә йорт та юктыр. “Гөлсез өй - нурсыз өй” дип борынгылар юкка гына әйтмәгәндер. Авылның уңган хуҗалары Сафин Альфирак, тормыш иптәше Нурия апалар йорт каршында, ишегалдында тутырып төрле-төрле матур чәчәкләр тәрбиялиләр. Капкадан килеп кергәч тә гүзәллек иленә эләккәндәй хис итәсең үзеңне. Нинди генә чәчәкләр үстермиләр алар...