ТурникMan - 2024

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Кичә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә "ТурникMan - 2024" ярышлары узды. Ярышлар икенче ел рәттән уздырыла. Төп оештыручылар - пауэрлифтинг буенча спорт мастеры, кандидат-армспорт һәм бокс буенча спорт мастеры Азат Вәлиуллин һәм турнирның иганәчеләре.

Барлыгы 66 спортчы катнашты.

Иң яшь катнашучыга 5 яшь, иң өлкәненә 59 яшь.

Йөк күтәреп иң югары күтәрелеш 62,5 кг теркәлгән. Аны Илсаф Мусин күтәргән.

Максималь тартылу-42 тапкыр. Аны Олугбәк Вайисов башкарды.

Өлкәннәр арасында тартылу урыннары:

1 урын - Вайисов Олугбәк
2 урын-Булат Мәүлетов
3 урын-Таипов Нияз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International