11 июльдән 17сенә кадәр “Кояшлы” балалар сәламәтләндерү лагеры базасында яшь геологлар олимпиадасы үтте. Бу чараны “Татнефть” инде 10нчы тапкыр югары дәрәҗәдә үткәрә. Бәйрәмнең ачылышында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миннеханов һәм Россияның энергетика министры С.Е.Цивилев катнашты. Ел саен безнең “Кристалл” җыелма командасы бу ярышларда актив катнаша. 2024 елда команда составына Камолов Камол, Хаев Илназ, Саитова Зәринә, Шагвалиев Фидәил, Сунгатуллина Әдилә (“Саба гимназиясы”), Загриев Султан (“Симет урта мәктәбе”), Зарипов Газиз (“Мичән төп мәктәбе”) керде. Яшь геологлар үзләрен төрле ярышларда сынадылар. Ярышлар күңелле мәдәни программа белән дә үрелеп барды. Чара хәрби-спорт ярышлары белән тәмамланды.
Укучылар лаеклы беренче урынга ия булдылар.