"Университет талантов"лагереның отчет концерты

2024 елның 23 июле, сишәмбе

Июль аенда Саба аграр көллиятендә "Университет талантов"лагереның отчет концерты булды. Әлеге чара кысаларында "Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" Шәмәрдән филиалында тынлы оркестр  бүлегендә укучы балалар чыгыш ясады. Укытучы А.А. Фәтхуллин җитәкчелегендәге балалар тынлы оркестры югары дәрәҗәдәге осталык һәм профессиональлек күрсәтте.

Бу чыгыш балалар һәм яшүсмерләр үсешендә музыкаль белем бирүнең мөһимлеген тагын да ассызыклады.

Саба балалар сәнгать мәктәбе директоры Газизов А.З. монда булган барлык укучыларның югары профессиональлеге өчен рәхмәт сүзе белән чыгыш ясады.

Бу концерт Саба районының мәдәни тормышында якты бер  вакыйгага әверелде. Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалының балалар тынлы оркестр укучылары катнашуы республикабызда сәләтле  балаларнын күп булуын исбатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International